Телеңне йотарлык бавыр
Тәмлетамак

Телеңне йотарлык бавыр

Рецепт.

Бавырны калынлыгы 1әр см гы тирәсе итеп турыйбыз, ә зурлыгы ничектә ярый. Бер савытка бавырны турап салабыз да, икенче савытка заправка әзерлибез.

Барысын да чама белән салабыз:

  •  майонез
  •  боҗралап туралган суган
  •  уылган сарымсак
  •  аджика
  •  тоз
  •  борыч
  •  әзерәк лимон согы.

Барысын бергә болгатып бавыр өстенә салабыз. Янәдән барысын бергә әйбәтләп болгатабыз.
⠀
Духовканы алдан кабызып куйсагыз яхшырак. Табага аз гына май салып әзер бавырны тезеп чыгабыз. Бавырның өстендә «пузыреклар» куренә башлауга бавырны әйләндерергә кирәк. Бавырны духовкага тыккач яныннан китәсе тугел, чөнки 10-15 минуттан бавыр әзер була.

Бавырны бәрәңге боламыгы һәм үзегез яраткан яшелчәләр белән өстәлгә бирегез. Ашларыгыз тәмле булсын!
 


Нет комментариев