«Суворов боткасы» пешерәбез
«Суворов боткасы»на тушенка яки ваклап туралган пешкән ит куша аласыз. Ризык тагын да туклыклырак һәм тәмлерәк булачак.
Алты кешегә: 100 гр арпа, 100 гр ярылган борчак, 100 гр тары, 300 гр суган, 200 гр кишер, 40 мл үсемлек мае, 800 мл су, тәменчә тоз кирәк булачак.
Арпа белән борчакны биш сәгатькә суга салып куярга. Тарыны, суы чистарып беткәнче, яхшылап юарга. Ваклап туралган суган белән кыргычтан уылган кишерне үсемлек маенда кыздырырга.
Арпа белән борчакны дуршлакка бушатып, суын саркытырга һәм тары белән бергә кушып, болгатырга.
Калын төпле кәстерүлгә кыздырылган яшелчәләрнең яртысын җәяргә һәм өстенә ярмаларны салырга. Алар өстенә кабат кишер белән суганны җәяргә.
Алар күмелерлек итеп, сак кына кайнар су коярга. Тоз өстәп, уртача утта кайнатып чыгарырга. Аннары утны минимумга кадәр киметергә. Капкачын әзрәк ачып куеп, әледән әле болгатып, 40 минут тирәсе пешерергә.
Ботка янып китмәсен. Әгәр дә суы кайнап бетсә, өстәгез. Әзер ботканы, капкачын томалап, калын сөлге белән төреп куегыз. Сүнгән кайнар плитә өстендә ярты сәгать торсын.
ХУҖАБИКӘ КОЛАГЫНА:
«Суворов боткасы»н мультиваркада пешерү җайлы. Яшелчәләр һәм ярмалар белән борчакны катламлап салыгыз да, нинди дә булса озын режимга (мәсәлән, аш пешерүгә) куегыз.
СҮЗ УҢАЕННАН:
«Суворов боткасы»на тушенка яки ваклап туралган пешкән ит куша аласыз. Ризык тагын да туклыклырак һәм тәмлерәк булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев