Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Тәмлетамак

Сливадан гади кайнатма рецепты

Сливадан гади кайнатма рецептын тәкъдим итәбез.

Ингредиентлар: 1 кг слива (төшләре алынган), 700 грамм шикәр комы.

Сливаның төшләрен алырга һәм шикәр комы салырга, согы чыкканчы тотарга. Аннары берничә минут сүрән утта торсын. Кайнатманы плитәдән алырга, суынганын көтәргә.

Шулай өч тапкыр бишәр минут кайнатып алырга. Кайнатманың әзер икәнен белү өчен, тәлинкәгә сиропны тамызып карарга кирәк. Әзер булган очракта тамчы формасы бозылмый, агып китми.

Кайнар килеш чиста банкаларга тутырып куярга.

Слива кайнатмасына алма һәм груша кушып та ясарга була. Шулай ук әстерхан чикләвеге дә салырга мөмкин.

Интертат

Фото: редакция архивыннан, «ЯҮ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев