Сезнең өчен телеңне йотарлык үрдәк бәлеше рецепты әзерләдек
Якыннарыгызны олы сый белән сыйлыйсыгыз киләме? Бүген сезнең өчен телеңне йотарлык үрдәк бәлеше рецепты әзерләдек!
Фото: "ЯҮ" архивы
Үрдәк ите белән бәлеш аеруча тәмле, сусыл һәм хуш исле була. Бу рецепт белән пешерсәгез, камыры авызда эри, ә эчлеге искиткеч йомшак килеп чыга.
Камыр өчен кирәк:
- 1 ст. кайнаган җылы су
- 100 гр эретелгән акмай
- 2 аш кашыгы үсемлек мае
- 1 аш кашыгы майонез
- Тоз
- Он (куе каймак камырыдай хәлгә килгәнче)
Эчлек өчен:
- Ит (үрдәк ите + тана яки бозау ите)
- Бәрәңге
- 2 баш эре суган
- Тоз, борыч
Пешерү барышы:
1️⃣ Камырны ясыйбыз: Җылы суга эретелгән акмай, үсемлек мае, майонез һәм тоз кушып бутыйбыз. Онны өсти-өсти, йомшак камыр басабыз. Камырны 20-30 минутка ял итәргә калдырабыз.
2️⃣ Эчлек әзерлибез: Итне, бәрәңгене, суганны турап, тоз-борыч белән яхшылап бутыйбыз.
3️⃣ Бәлешне җыябыз: Камырны җәеп, эчлекне салабыз һәм бәлеш ясыйбыз.
4️⃣ Пешерәбез: 180-200 градуска кадәр җылытылган духовкада 1,5–2 сәгать пешерәбез.
Мөһим сер: Бәлеш пешеп җитәргә ярты сәгать кала, уртасын ачып, шулпа яки җылы су салабыз. Бу бәлешне искиткеч сусыл итәчәк, коры булмаячак!
Табынга эссе килеш чыгарабыз. Югалтмас өчен бу постны саклап куярга онытмагыз! ❤️
Чыганак: Иң шәп рецептлар
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев