Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Тәмлетамак

Каен җиләгеннән желе

Аллаһның рәхмәте, каен җиләге дә җәелеп китеп җыярлык, мулдан быел, үскән урыннарын гына белергә кирәк. Шуңа, әле кайнатканнан һәм катырып куйганнан соң да, аны кулланып нинди дә булса тәмлүшкә әмәлләп алырга да мөмкинлек бар. Әлеге желены әзерләү өчен түбәндәге ингредиентлар кирәк булачак:

  • эремчек – 500 гр
  • шикәр комы – 100 гр
  • ванилин
  • сөт – 200 мл
  • желатин яки агар-агар – 15 гр
  • каен җиләге – 350 гр

50 мл салкын суда желатинны җебетәбез. Җиләкләрне формага (силикон булса яхшырак) җәеп, өстенә әзер желены агызабыз һәм катсын өчен суыткычка (катыргычка түгел) куеп тотабыз.

Блендер ярдәмендә эремчек, шикәр комы, сөт һәм ванилинны кушып, яхшылап болгатабыз. Желе каткач, аның өстенә эремчекле кремны җәябез дә, кабат суыткычка куябыз. Ул тулаем каткач, формадан алып, өстәлгә чыгарабыз. Сөякләр, ашказаны-эчәклек өчен файдалы тәмлүшкәбез әзер!

Әгәр дә инде мондый эшкә каен җиләге жәл дип уйласагыз, аның урынына бакчаныкын яки башка төрле җиләк кулланырга була.

Фото: ясалма интеллект прорграммасыннан алынды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев