Иң алдан ашалучы ташкабак
Сарымсак белән кыздырылган ташкабак (кабачки) – бер генә банка бик аз булган катастрофик очрак! Кыш көне банканы ачасың – һәм, әйтерсең, кабат август: хуш ис, яшеллек, кетер-кетер яшелчә кимерү тавышы...
Бар да гап-гади:
- яшь ташкабакларны түгәрәкләп турыйбыз;
- алтынсу төскә кергәнче кыздырабыз;
- банкага катламлап: ташкабак, сарымсак, укроп тутырабыз.
Маринад (0,5 л банкага):
- 3 а.к. – май,
- 3 а.к. – аш серкәсе,
- 1 ч.к. – шикәр комы,
- ч.к. – тоз,
- 150 мл – кайнар су.
Банкаларга тутырырга, капкачларга, суынганчы төреп тотарга һәм базга! Әзер булгач, берсен ачып авыз итсәгез, калганнары да озак сакланмаячак!
Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев