Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Тәмлетамак

Грейпфрутлы салат

Рецепт.

Фото: ясалма интеллект

Кирәк:

  • пешкән тавык ите
  • грейпфрут
  • авокадо
  • микс-салат
  • әстерхан чикләвеге
  • үсемлек мае
  • «Бальзамический уксус»
  • бал
  • тоз
  • борыч

300 гр тавык итен, бер авокадоны шакмаклап турарга. Бер грейпфрутны пленкаларыннан чистартырга. Коры табада кыздырылган 50 гр әстерхан чикләвеген вакларга. Микс-салатны (төрле-төрле яшел салат яфраклары) тирәнрәк тәлинкәгә түшәргә, өстенә тавык, грейпфрут һәм авокадо катнашмасын урнаштырырга. Ике аш кашыгы үсемлек (яки зәйтүн) мае, бер аш кашыгы бәлзәмле серкә, бер чәй калагы балны кушып болгатырга һәм салатның барлык өлешенә җиткезеп, өстенә агызырга. Болай итү ошамаса, барысын бергә кушып болгата аласыз. Тәменчә тозларга-борычларга онытмагыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев