Тәмлетамак

Дуслар, барыбыз да яраткан СОЛЯНКА рецепы белән бүлешәбез

Искиткеч тәмле...

2 кг кәбестә, 2 кг помидор, 1 кг суганны турыйбыз, 1 кг кишерне кыргычтан уабыз. Шуңа 0,5 литр көнбагыш мае, 2 аш кашыгы аш серкәсе, 2 аш кашыгы тоз, 11 аш кашыгы шикәр комы, 15 төймә кара борыч, 5 лавр яфрагы салып, бер сәгать пешерәбез. Шушы катнашмадан 700 граммлы 5 банка чыга.

Солянканы ашка салырга да була, болай ашарга да бик тәмле.

Чыганак:Йорт. Бакча. Рецептлар


Нет комментариев