Баклажаннан аджика
Тәмлетамак

Баклажаннан аджика

Аджика бик тәмле кабымлык һәм гадәттә аны помидордан ясыйлар. Ә без тәкъдим иткәне баклажаннан, тел йотарлык һәм оригиналь.

– баклажан – 3 кг
– кызыл татлы борыч – 1 кг
– сарымсак – 0,5 кг
– әче борыч – 4-5 данә
Баклажанны тозлы суда 5-8 минут пешереп алырга һәм суынганнан соң чистартып иттарткыч аша чыгарырга.

Маринад:
– 9% аш серкәсе – 10 аш кашыгы
– сыек май – 0,5 л
– тоз – 1-2 аш кашыгы
– шикәр комы – теләк буенча.

Маринадны кайнатып чыгарырга һәм яшелчәләрне шунда салып болгатырга. Вак итеп туралган укроп, петрушка өстәргә. Барысын да кушып яхшылап бутаганнан соң банкаларга тутырып капкачларга.

 


лучшие рецепты аджика баклажаны на зиму маринад аджика из баклажанов

Нет комментариев