Алма пирогы
Әле «Алма спасы»на вакыт бар, әмма алмагачта алмалар коелып бетә инде. Аларны нишләтергә кирәген уңган хуҗабикәләр үзләре дә белә, әмма чәй янына тәмле алма пирогы рецепты белән уртаклашмыйча булмый. Бәлки белеп бетермәүчеләр дә бардыр...
Кирәк була:
- атланмай – 200 гр,
- шикәр комы – 0,5 ст.,
- он – 3 ст.,
- чәй содасы – 1 ч.к.
- кефир – 1 ст.,
- йомырка – 1 данә.
Кефир белән йомыркадан кала башка ингредиентларны кушып, уалыйбыз. Аннары кефир белән йомырканы өстәп, камырны басып бетерәбез. 15 минут ял иттерәбез.
Ул арада алмаларны әрчеп, юка итеп турыйбыз. Пирогны ясап, пешерәбез. Ул пешкәндә хуш ис бөтен өйне генә түгел, урамны тутыра. Чәйгә күршеләрегезне көтегез!
Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев