Зарарлы бөҗәккә «юк» дип әйтик
Яшелчәләребезгә зыян салучы ак канатлы бет кебек бөҗәк (белокрылка), кечкенә генә булса да, уңыш алуга киртә булырга мөмкин. Әгәр дә помидор, кыяр үсентеләрен селкетеп җибәргәч ак «мошкара» күтәрелеп китә икән, бакчаны коткарырга вакыт.
Алар башта оча, аннан үсемлекләрнең бөтен согын суырып бетерә һәм икенчеләренә хәлсезләнеп, үләргә генә кала…
Әмма аларга каршы көрәштә төрле көчле химикатлар кулланырга ашыкмагыз. Даруханәдән «Бензилбензоат» алыгыз – кыйммәт тә түгел, ә нәтиҗәсе бишлелек.
25 мл әлеге сыекчаны 1 литр җылымса суга кушып, яхшылап болгатырга һәм пульверизатор ярдәмендә бетләгән үсемлекләрне коендырырга. Бигрәк тә яфракларның аскы якларын – личинкалар нәкъ менә шунда яшеренә.
Процедураны һәр өч көн саен 2-3 тапкыр кабатларга кирәк. Шуннан соң әлеге ак канатлылар күренмәс һәм булачак уңышка куркыныч юк.
Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев