Йөрәк эшчәнлеге өчен файдалы катнашма
3 шт лимонны чиста итеп юып, азрак көнбагыш мае белән майлап җибәрергә кирәк.
Кирәкле ингредиентлар
200 г кара җимеш,
200 г йөзем,
200 г күрәгә,
200 г әстерхан чикләвеге,
100 г боярышник һәм
100 г шиповник
Боларның барысын да иттарткыч аша чыгарып, 250 г бал өстәргә һәм 10 көнгә суыткычка куярга. Көн саен ач карынга 1 аш кашыгы кабарга.
Күрәгә, йөзем һәм әстерхан чикләвегендә калий ионнары бик күп. Калий йөрәк ритмлы эшләсен өчен кирәк.
Тәмле һәм файдалы!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев