Уку елын уңышлы башлыйк
Аллаһка тапшырып, сентябрьнең беренче атнасы үтеп бара. Әле рәтләп «тәртә арасына» кереп китеп булмыйдыр, чөнки өч ай иректә йөргән балага тиз генә уку процессына чуму җиңел бирелми. Ата-аналарның һәм укытучыларның сабырлыгы гына җитсен! Стрессны киметү өчен укучыларга берничә киңәш тәкъдим итәбез:
Ияләнергә вакыт алыгыз. Үзегезне берьюлы бөтен яклап йөкләнеш: уку, өстәмә курслар, спорт белән күммәгез. Өстәмә эшләргә, әзер булуыгызны тойгач, әкренләп тотыныгыз.
Көнлек режим булдырыгыз. Йокларга яту вакытын билгеләгез һәм графигыгызны ял көннәрендә дә бозмагыз. Мәктәптән кайтып кергәч үк өй эшләренә утырмагыз, бераз ял итегез.
Барлык эшләрне планлаштырыгыз. Барлык даталарны һәм мөһим эшләрне язып куегыз. Аларны контрольдә тотарга смартфондагы кушымталар ярдәм итәр, анда биремнәр исемлеген төзергә һәм искә төшерү сигналы куярга җайлы.
Өстенлекләрне билгеләгез. Эш күп булганда Эйзенхауэр матрицасын кулланыгыз. 4 квадрат ясагыз һәм асларына: беренчесенә – «Мөһим һәм тиз арада башкарыласы эшләр», икенчесенә – «Мөһим һәм бик тиз кирәк булмаган эшләр», өченчесенә – «Мөһим түгел һәм тиз кирәк эшләр», дүртенчесенә – «Мөһим һәм тиз кирәк булмаган эшләр» дип языгыз. Иң алдан мөһим һәм кичектергесез эшләрне башкарыгыз.
Күңелле нәрсәләр өстәгез. Ял көннәрендә берәр кызыклы шөгыль уйлап табыгыз һәм графикка кертегез. Ул дусларыгыз белән очрашу, кинога бару һ.б. күңелегез теләгән нәрсә булырга мөмкин.
Уңышның нигезе – физик һәм психологик сәламәтлекне саклау. Авырлыклар килеп чыга икән, ярдәм сорап әти-әниләрегезгә, укытучыларга, дусларыгызга яки психологка мөрәҗәгать итегез. Проблемагыз белән бергә бер калмагыз.
Чулпан Гыйсмәтуллина фотосы, «ЯҮ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев