Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Тромблар барлыкка килмәсен өчен нинди ризык ашарга? Табиб киңәше

Табиб-флеболог кисәткәнчә, тромб барлыкка килү куркынычы зур булганда кайбер ризыкларны ашарга ярамый.

Кан тамырларында тромблар барлыкка килмәсен өчен чөгендер, суган һәм сарымсак ашарга кирәк. Алар канның куермавына ярдәм итә. Табиб-флеболог Максим Абасов “news102.ru” хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән.

Шул ук вакытта, флеболог кисәтеп әйткәнчә, тромб барлыкка килү куркынычы зур булганда кайбер продуктларны кулланырга ярамый. Табиб бу исемлеккә иң элек хәмерне керткән, чөнки ул организмны сусызландыра.

Моннан тыш яшел тәмләткечләр, шпинат, брокколи, К витаминына бай булган башка яшелчә куллануны чикләү хәерле, чөнки алар канны куерта. Шулай ук ысланган һәм тозлы ризык та, бавырга авырлык китереп, канны сыеклатучы ферментлар эшләп чыгаруга комачаулый.
 

Чыганак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев