Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Тормышның мәгъ­нәсе нәрсәдә?

Галәм серләрен ачарга тырышмагыз, ул безнең хәлдән килми.

Мәгънә нәрсәдә?

Зирәк Аксакал сабак биргәндә укучылар арасында бәхәс килеп чыга: тормышның мәгъ­нәсе нәрсәдә? Берсе – яратуда, дип кычкырган, икенчесе – акчада, өченчесе – гаиләдә, дүртенчесе – хезмәттә, дигән. Кайсысының хаклы булуын ачыклау өчен кызып китеп бәхәсләшкәннәр. Бер шәкерт кенә дәшми утырган.
– Ә син ничек уйлыйсың? – дип сораган аннан Аксакал.
– Яшәү. Тормышның мәгънәсе – файдасыз бәхәс һәм әрләшүләргә вакытны әрәм итмичә, бары тик яшәүдә. Безнең һәрберебезнең үз максатлары һәм хыяллары һәм без уртак ноктада кушылмаячакбыз. Һәм бу кирәкми дә.
Шәкертләр уйга батып авызларын япканнар һәм урыннарына утырганнар, ә карт теге егеткә мактаулы караш ташлап, елмайган.

Бу – артык катлауландыру һәм уйлануларның тормышны начар якка тартуын аңлата. Галәм серләрен ачарга тырышмагыз, ул безнең хәлдән килми. Шуңа, һәр мизгелне хисләргә баетып һәм йөрәк кушуы буенча, бары тик яшәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев