Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Июль аенда томатларны тукландыру өчен нинди катнашма куллану уңышлы?

Файдалы киңәшләр.

Июль – иң эссе көннәре белән җәй уртасы, ә соңгы елларда инде августта да шундый һава торышы тора. Шуңа күрә, онытмагыз: +33 градуста томатларның серкәсе куелана һәм яраксызга әйләнә. Бу бигрәк тә теп­лицадагы үсемлекләргә кагыла. Кызу көннәрдә ике баштан да ишекләрен ачып, теплица өстенә ак тукыма каплагыз.
Томат өчен түбән температура да куркыныч: +13 градуста ул үсүдән һәм серкәләнүдән туктый. Онытмагыз, аларда серкә төннәрен өлгерә, шуңа ясалма серкәләндерүне иртәнге сәгатьләрдә башкарыгыз. Моның өчен, серкә бер чәчәктән икенчесенә эләгерлек итеп һәр куакны селкетеп чыгарга яки юка кисточка кулланырга була.

Томатларны июль аенда тукландыру өчен түбәндәге катнашманы куллану уңышлы: 10 л суга 1 л сыер тизәге, 20 гр суперфосфат, 20 гр калий сульфаты, 10 гр мочевина, 20 гр доломит оны, 2 гр бакыр купоросы, 1 л агач көле.
Мондый ашламаны озын буйлы куаклар төбенә – 2 л, кыска буйлыларга 1 л кулланырга һәм тамырларын яндырмас өчен, бары тик күп итеп су сипкәннән соң гына.

 

Әлеге язма күңелегезгә хуш килсә, комментарий яза яисә аста урнаштырылган төймәләргә басып (смайллар), үз фикерегезне белдерә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев