Томатлар чәчәк атканда
Бу язма үсентеләрен ачык һавага утыртучылар өчен инде, чөнки, кемнәрнең парник – алар помидор ашый хәзер. Куакларында чәчәк бөреләре, чәчәкләр һәм җимшәннәр барлыкка килгәч, фосфорлы-калийлы тукландыру таләп ителә.
Бу язма үсентеләрен ачык һавага утыртучылар өчен инде, чөнки, кемнәрнең парник – алар помидор ашый хәзер. Куакларында чәчәк бөреләре, чәчәкләр һәм җимшәннәр барлыкка килгәч, фосфорлы-калийлы тукландыру таләп ителә. Түбәндә берничә төрле ашлау тәкъдим итәбез.
10 л суга ярты литр банка агач көле катнашмасы;
10 л суга 1 а.к. суперфосфат һәм 1 а.к. калий сульфаты;
10 л суга 2 а.к. агач көле һәм 1 а.к. суперфосфат;
10 л суга 1 а.к. нитрофоска һәм 1 ч.к. калий гуматы коры порошогы;
10 л суга 10 гр калий селитрасы һәм 25 гр магний сульфаты;
10 л суга 10-15 гр калий монофосфаты (КН₂РО₄);
10 л суга 10 гр калимагнезия катнашмаларын кулланып, мул уңышка адым ясый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев