Һәр яшь гаилә көтеп алган сабыеның сәламәт үсүен һәм дөрес үсеш алуын тели. Әмма, күзәтүләр буенча, замана балаларының элеккеләргә караганда телләре соңрак ачыла һәм башка яктан да калышучылар шактый икән. Ә моңа замана уңайлыклары сәбәпче булуы билгеле.
Фото: ясалма интеллект
Авыздагы соска. Әгәр дә бала аны даими суырып йөри икән, аның авызы буш түгел («занято»). Мускуллары шөгыльләнми, ә артикуляция формалашмый. Сосканы йоклатканда һәм стресс мизгелләрендә генә кулланыгыз.
Памперслар. Аслыкны гел куллану тәннең тоючанлыгын киметә. Ә тән һәм сөйләм тыгыз бәйләнгән: бала үзен яхшырак хис иткән саен, баш мие һәм сөйләм тизрәк үсеш ала. Аслыкларны урамга чыкканда гына кулланырга тырышыгыз, ә иң яхшысы – баланы утыра башлагач та «гаршокка» өйрәтегез.
Гиперопека. Бала өчен барысын да зурлар эшли: сөйли дә, күрсәтә дә, аның ни теләвен дә алдан белергә тырыша икән – баланың сөйләшә башларга мотивациясе юк. Теләкләрен сүзләр, ишарәләр, ымнар белән аңлатырга мөмкинлек бирегез.
Вакланган ризык. Әгәр дә гел боламык рәвешендә азык ашатасыз икән, авыз эшләми – чәйнәми һәм мускуллар шөгыльсез. Ә дөрес сөйләм өчен нәкъ менә шул мускуллар кирәк. Әкрен-әкрен кисәкләр бирегез, зыянсыз ризыкларны кетердәтсен, кимерсен.
«Мультик»лар һәм гаджетлар. Экран бала белән сөйләшми, ул гипнозлый гына. Ә сөйләм бары тик тере аралашуда – бала ишеткәндә һәм җавап биргәндә генә барлыкка килә. Шуңа күрә, «мультик»лар – бик аз күләмдә, ә тере аралашу күп булырга тиеш.
Нет комментариев