Су коену кагыйдәләре
Зинһар, истә тотыгыз!
- Дөрес вакытны сайла. Су керү өчен тәүлекнең иң кулай сәгатьләре: иртәнге 8-10 арасында, кичен 17-19 сәгатьләрдә.
- Ашаганнан соң 1-1,5 сәгать узгач кына коен. Шулай ук, ач карынга да суга керү киңәш ителми.
- Коену алдыннан ял итегез. Кызган килеш суга кермәү яхшырак.
- Ярдан ерак йөзеп китмәгез. Һәм кисәтү билгеләрен узып, эчкәрәк керергә ярамый.
- Махсус рөхсәт ителгән һәм җиһазландырылган урыннарда гына су коеныгыз. Таныш булмаган сулыкларда коеныр алдыннан, төбен тикшерегез.
- Ялгызыгыз гына йөзмәгез. Бигрәк тә үз көчегезгә ышанмасагыз.
- Батам, дип, ялган фаҗига сигналлары бирмәгез.
- Балаларны, хәтта бик сай урында да, күз уңыннан ычкындырмагыз. Чөнки алар уйнаганда егылып, тончыгырга мөмкин.
- Алкоголь эчкән килеш, суга кермәгез.
- Кечкенә балалар бары тик олылар яки зуррак абый-апалары күзәтүе астында гына коенырга тиеш.
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев