Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Шпоралардан ничек котылырга?

Үкчәдәге шпора бик каты авыртып, еш кына кешеләр таякка таянып йөрергә мәҗбүр була. Түбәндәге рецептларны саклап куегыз әле, бәлки файдасы тияр.

Беренче рецепт:

100 гр каз, яки ат маена 100 гр уксус эссенциясе кушарга, 1 күкәйне шуңа сытарга, кабыгын да ваклап шунда салып бутарга. 21 көн караңгы урында төнәтергә һәм вакыт-вакыт буташтыргалап торырга. Ягъни бердәй куе массага әйләндерергә.
Аякны бераз вакыт җылы су ваннасына тыгып утырганнан соң, корытып сөртергә һәм шушы май катнашмасын юка гына итеп тампонга ягып, үкчә шпорасына куярга. Аякны бәйләп, оекбаш киеп куярга. Яндыра башлагач, тампонны алып, аякны корытып сөртергә.
Процедураны 35 көн рәттән кабатларга.

Икенче рецепт:

1 аш кашыгы чәй содасын 3 литр дистилляцияләнгән суда эретергә, шуңа 8-10 тамчы йод тамызырга.
Катнашманы 37 градуска хәтле суытырга һөм тазга салып, аякны шунда 10 минутка тыгып торырга. Процедурадан соң аякны корытып сөртергә һәм авырткан урыннарны төнгелеккә 5%лы йод эремәсе белән буяп ятарга.
 

Рушания Минсагирова

tulachi

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев