Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#кирәклекиңәшләр

Помидорларның яры­лу сәбәбе нидә?

Үсеп, тулышкан помидорларыбызның ярылуы күңелсезрәк күренеш булса да, вакытында җыеп алганда, аларны ашарга була. Яки берәр нәрсә әзерләгәндә, бозылганчы, кулланып җибәрегез. Әрәм-шәрәм итмәсәк тә, моның сәбәбе нидә икән соң?

Помидорларның яры­луы авырудан да, бөҗәкләр гае­бе белән дә түгел. Гадәттә, аның сере дым һәм температура белән бәйле.

Корылык. Бер сәбәбе шунда. Кипкәндә томатларның кабыгында, безнең тиредәге бөрешләр кебек, микроскопик яргалану барлыкка килә. Ә инде суга кытлык беткәч, алар зурая.

Артык дым. Суның күплеге, шулай ук, помидорның «шартлавына» китерә. Көчле яңгыр яки кирәгеннән артык су сибү, кабыгының эчлеге тулышуы артыннан өлгермәвенә һәм ярылуына китерергә мөмкин.

Температура. Эсседә томатларга су күбрәк таләп ителә һәм бу кечкенә ярыклар барлыкка килүгә сәбәп була ала. Температура уйнавы да башка төрле яргалануга китерергә мөмкин.

Туфрак сыйфаты. Бу томатларның яхшы үсүе өчен иң мөһим нәрсәдер. Әгәр дә үсемлек үзенә кирәкле матдәләрне алмый икән, помидор кабыгына зыян килә һәм, шулай ук, яргалана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев