Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Помидор орлыгы әзерләдегезме әле

Орлыкка калдыру өчен төп сабакта үскәнен һәм беренчеләрдән булып өлгергәнен сайлап алабыз.

Бик нык пешеп, йомшарган помидорны урталай кисәбез. Орлыкларын чәй кашыгы белән алабыз. Әчетеп, орлыкларны тышчасыннан аерабыз. Моның өчен аларны пыяла яки пластик савытка салып, үз согында 3–4 көн тотабыз (бүлмә температурасы +25 градус чамасы булса әйбәт).

Орлыклар тышчасыннан тизрәк аерылсын өчен савытны әледән-әле селкеткәләп торабыз. Әчү процессы төгәлләнгәч, өскә калкып чыккан зәгыйфьрәкләрен түгәбез, ә төпкә утырып калганнарын краннан агып торган суда юабыз. Ләкин су җылымса гына булырга тиеш. Кайнаррак булса, юганнан соң кайбер сорт орлыклар бүртә башларга мөмкин.

Чыганак: 1001 КИҢӘШ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев