Подъездны кем җыештырырга тиеш? (сорау-җавап)
– Безнең идарәче компания подъездларда җыештыруны туктатты: идәннәр юылмый, тәрәзәләр, тәрәзә төпләре чистартылмый. Алар моны эшләргә тиешме? Тиеш булса, аңа нинди эшләр керә?
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Сорауга җавапны «Татарстан Республика сында санитария һәм гигиена үзәге» ФБУЗның Яшел Үзән бүлеге консультатив пункты белгече Надежда Александрович бирә:
Подъездларны һәм гомуми файдаланудагы биналарны тәртиптә тоту – идарәче компаниянең туры бурычы.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2013 елның 3 апрелендәге 290нчы карары белән күпфатирлы йортларда гомуми милекне тиешенчә карап тоту өчен мәҗбүри эшләр һәм хезмәтләрнең минималь исемлеге расланган. Әлеге исемлеккә ярашлы, идарәче компания түбәндәге эшләрне башкарырга тиеш:
- тамбурларны, холларны, коридорларны, лифт яны мәйданчыкларын, лифт кабинасын, баскыч мәйданчыкларын, пандусларны коры һәм юеш ысул белән җыештыру;
- тәрәзә төпләрен, баскыч тоткычларын, почта тартмаларын, ишекләрне, ишек тоткаларын, электр счетчиклары шкафларын юеш чүпрәк белән сөртү;
- подъезд тәрәзәләрен юу;
- пычракны тоткарлаучы җайланмаларны (металл челтәрләр, келәмчекләр һ.б.) чистарту;
- гомуми биналарда кимерүчеләргә һәм бөҗәкләргә каршы эшкәртү (дератизация һәм дезинсекция) үткәрү.
Димәк, подъездларны җыештыру һәм тәрәзәләрне юу – идарәче компаниянең закон буенча башкарырга тиешле эшләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев