Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Миннек бәйләү чоры җитте!

Мунча миннеге әзерләү – җаваплы эш. Вакытын да, агачын да дөрес сайларга кирәк.

Быел моның өчен иң кулай вакыт 24 июньнән башланды.
Бу вакытта каен яфрагы файдалы матдәләр һәм табигый эфир майлары белән байый, нәкъ менә шуңа күрә миннекне кыздырганда искиткеч хуш исләр тарала. Әлеге көннән алдарак җыелган ботакларда яфраклар коелучан була.
Әмма һәрбер каеннан яхшы миннек чыкмый. Элек кешеләр ботаклары асылынган түгел, ә өскә караган каеннарны сайлаган. Бу – «ир» каеннар. Шулай ук, ботакларның «алкасыз» булуы да мөһим.
Имән себеркеләрен дә шушы вакытта әзерли башлыйлар. Имәннәрнең яшьрәкләрен, әле куак кадәре генә үскәннәрен карагыз. Миннеккә аскы һәм урта ботаклары бара.
Миннекне, ботакларның «бит» ягын эчкә калдырып бәйлиләр һәм караңгы, коры, җиләс урында киптерәләр.

Парларыгыз җиңел булсын!

 

Фотода Олы Яке мәдәният йорты "Өммегөлсем" ансамбле кызлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев