Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#кирәклекиңәшләр

Кышын алмагач нигә корый?

Кышкы суыкларда яшь алмагач һәм башка җимеш агачлары өшеп әрәм булырга мөмкин. Сәбәпләре нидән гыйбарәт? Мондый күңелсезлекне булдырмас өчен нишләргә? Агроном Андрей Поповның киңәшләрен тәкъдим итәбез.

– Җимеш агач-куакларының кышны уңышлы үткәрүе иң элек бакчаны дөрес тәрбияләүдән тора. Ләкин ул гына да түгел әле. Үсенте сыйфаты. Әлбәттә инде, аны көньяк төбәкләрдә үстереп, безгә китереп сатудан да җайлысы юк. Ләкин анда үстерелгән безнең төбәккә бармый. Җылы климатта «яралган» үсенте төньяк киңлекләргә килеп эләккәч, авыр яңара, кышны көч-хәл белән үткәрә яки бөтенләй корый.

Язга кадәр исән калганнары да «үләм-үләм» дигәндә генә «аякка баса». Ләкин шуннан ары узмый, ягъни җимеш бирми. Безнең өчен яраклы үсенте, белгечләр теле белән әйтсәк, районлаштырылган булырга тиеш. Шуңа күрә җимеш агачын юл читендә сатып торучылардан түгел, бәлки үзебезнең төбәктәге питомниктан алырга кирәк.

Кисү. Агач-куакларның кирәкмәс ботакларын ел саен кисеп тору таләп ителә. Ябалдашының куе булмавы, эченә кояш нурларының төшә алуы кирәк. Агач яфраклары, фотосинтез гына түгел, сулыш органы да булып тора чөнки. Ябалдаш куе булып, кояш төшмәсә, яфраклар углеводларны бүлеп чыгаруга караганда, үзләренә сулыш алуга күбрәк тота. Киләсе елда уңышны киметү генә түгел, бәлки агачка кирәкле матдәләр туплауга комачаулап, кышка тиешенчә әзерләнмичә калуга да китерә бу.

Авырулар һәм корткычлардан саклау. Болары да уңышка кырын сугып кына калмыйча, үсемлекләрне зәгыйфьләндереп, зарарланган тукымаларын торгызырга мәҗбүр итә. Кайры кортлары һәм тамырга зыян салучы коңгыз личинкалары агачка кышны уздыру өчен кирәкле туклыклы матдәләр туплауга комачаулый. Шуңа күрә сезон башына үсентеләрне саклау өчен кирәкле әйберләрне әзерләп кую мөһим. Атнасына кимендә бер тапкыр агачларны карап, корткычларның үрчү урыннарын ачыкларга һәм тиешле чарасын күрергә кирәк.

Су сибү. Кайбер бакчачылар бу хакта еш кына онытып җибәрә. Язын исә, менә дигән агач нишләп корыган икән соң, дип аптырашта кала. Яфракларының җәйге корылыкта да ямь-яшел утыруы агачка дымның җитәрлек икәнен аңлатмый әле. Җәен явым-төшем аз булганда, шулай ук көзен агачларга су кирәк. Дым җитмәсә, тукымаларындагы барлык физиологик процесслар акрыная һәм аларга кышка әзерләнү мөмкинлеге юкка чыга.

Тукландыру. Бөтен бакча сезоны дәвамында агачларны минераль һәм органик ашлама белән тәэмин итү мөһим. Туфракта тирес 5 елга кадәр «эшли», шуннан соң көче бетә. Шуңа күрә җимеш агачлары төбенә аны 5 елга бер тапкыр кертергә кирәк. Җәй башында азот тозларына бай минераль ашлама таләп ителә. Шуннан соң – июльнең өченче декадасында (җәйге суты хәрәкәткә килгәч: бу вакытта ашлау агачның әйбәт кышлавына аеруча нык тәэсир итә) һәм җәй ахырында. Икенче тапкыр ашлаганда – суперфосфат һәм хлорлы калий, өченче тапкырында – фосфорлы, калийлы һәм магнийлы ашлама белән.

Бу шартлар үтәлсә, җимеш агачлары салкыннарга бирешмәячәк, дигән сүз.

 

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев