Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Кеше организмы өчен иң мөһим эчемлекләр

Су: токсиннарны чыгара, ашказаны эшенә булыша, кан тамырлары һәм буыннар халәтенә уңай тәэ­сир итә.

Анар согы: йөрәк һәм кан тамырлары эшен нормальләштерә, гипертония һәм анемия (азканлылык) булганда файдалы.

Бөтнекле чәй: ашказаны согы бүленеп чыгуны стимуллаштыра, тынычландыра, кан басымын төшерә, йокысызлык белән көрәшергә ярдәм итә.

Кефир: нәкъ менә әлеге ризыкның ашкайнатуны нормальләштерүе беркем өчен дә сер түгел.

Алма согы: бавыр, бөер һәм сидек капчыгы эшчәнлегенә файдалы йогынты ясый.

Мүк җиләгеннән морс: С витамины күп булганлыктан, иммунитетны ныгыта һәм температура төшерү өчен яхшы чара булып тора.

Ромашка чәе: бактерияләргә каршы тору эффектына ия, шулай ук, нервларны тынычландыра һәм киеренкелектән арындыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев