Каз маен медицина өлкәсендә һәм кулинариядә генә түгел, косметология чараларында, көнкүрештә дә кулланалар
Косметлоглар каз маен бит, тән тиресен һәм чәчләрне тәрбияләү өчен кулланалар.
Каз мае вак җыерчыклардан арындыра, тән тиресенең корылыгын бетерә һәм зур булмаган яраларны дәвалый. Составында каз мае булган косметика хатын-кыз организмына һәм аның матурлыгына уңай йогынты ясый. Эретелгән каз маен гади бит кремнарына да кушарга мөмкин.
Куллар өчен.
Йоклар алдыннан даими рәвештә кулларга каз мае сөртергә кирәк. Ул тирене тукландыра һәм дымландыра, тырналган урыннарны дәвалый, кулларны йомшарта һәм тирене нәфис итә. Бит тиресе өчен. Көн саен каз мае белән җиңелчә массаж бит тиресенең корылыгыннан арынырга ярдәм итәчәк. Каз маеннан биткә 15 минутлык эксперсс-маска ясау күзәнәкләрне яңарта, тирене дәвалый. Әлеге процедуралардан соң җыерчыклар кими, бит яшь һәм сәламәт булып күренә.
Иреннәр өчен.
Каз мае һәм гөлчәчәк таҗларыннан ясалган масканы төнгә иреннәргә сөртәләр. Ирен тиресе дымлы булсын һәм ярылмасын өчен атнасына 2-3 тапкыр эшләү җитә.
Чәчләргә.
Чәчләр калын һәм ныклы булсын өчен эретелгән каз мае куллынырга мөмкин. Майны сыегайганчы эретәләр һәм чәчләргә сөртәләр. Башка тастымал ябып 10 минут тотканнан соң, юарга кирәк.
Көнкүрештә.
Каз мае аяк киемнәрен судан һәм дымланудан саклау өчен киң кулланыла. Моның өчен, күн аяк киеменә махсус губка белән эретелгән каз мае сөртәләр. Файдасын тагын да арттыру өчен, аяк киемен фен белән җылытырга, ә соңыннан яхшылып сөртергә кирәк. Мондый чара кулланганнан соң, су тамчылары аяк киеме өслегеннән агып төшәчәк һәм күнгә сеңми.
Буыннар өчен.
Буыннар авыртуын махсус мазь ярдәмендә дәваларга мөмкин. Ингредиентлар: каз мае - 50 г, камфора мае - 10 тамчы. Әзерләү: каз маен парда эретергә һәм камфора маен кушарга. Буыннарга һәркөн төнгә каршы әзер катнашманы сөртергә. Уңай нәтиҗәләр ун көннән соң беленәчәк. Мазьне суыткычта саклыйлар.
Чыганак: Авыл хатыны/Сельчанка
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев