Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Карлыган куакларын икенче елга әзерләп калдырыйк

Быел салкын яз аркасында карлыган бик булмады, җимшәннәре юкка чыкты. Ә менә киләсе елга мул уңыш алу өчен, куакларны көзеннән «җайлап-майлап» куйыйк. Сентябрь-октябрьдә түбәндәге эшләрне башкарып өлгерергә әле вакыт бар.

Чүп-чардан арындырыгыз. Коелган яфрак һәм иске мульча – авыру һәм корткычлар чыганагы.
Кыркыгыз. Хәлсез, артык нәзек һәм карт ботак­ларны кисегез. Зур куакта төрле яшьтәге якынча 15 ботак булырга тиеш. Аннан да күбрәк булса, артык тыгызлык кына ясала һәм ончыл чык белән зарарлануга сәбәп булырга мөмкин.
Бетлелеккә тикшерегез. Ботакларда тулышкан яшел бөреләр күрсәгез, аларны өзәргә һәм ташларга кирәк. Яндырсагыз тагын да яхшырак.

Су сибегез. Бу кискәннән соң куак көч алсын һәм стресстан арындыру өчен эшләнә.
Ашлагыз. Карлыган кышлауга көч туплап керсен өчен, аңа калий һәм фосфор кирәк.
Мульчалагыз. Октябрь ахыры – ноябрь башында һәр төпкә 2-3 чиләк черегән тирес кертегез.
Авырулардан һәм корткычлардан эшкәртегез. Карлыганны көзге эшкәртү вакытында бакыр катнашкан препаратлар куллану отышлы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев