Карабодай ярмасын яратасызмы? Аның файдасы турында беләсезме?
#кирәклекиңәшләр

Карабодай ярмасын яратасызмы? Аның файдасы турында беләсезме?

Халыкта әле­ге коңгырт ярманы мини-даруханә дип атыйлар, чөнки ул орга­низмны интоксикация һәм агуланулардан коткара.

За­рарлы токсиннарны чыгара, йөрәк-кан тамырлары авырулары куркынычын киметә. Шулай ук, бу могҗизалы бөртекләр матдәләр алмашы бозылганда, симергәндә һәм шикәр диа­бе­ты булганда ярдәм итә. Бот­касы потенцияне арттыра, ашказаны-эчәклек трактында җәрәхәтләрнең төзәлүенә булыша, ашказаны асты бизе авырулары булганда киңәш ителә.

Витаминнар: уртача, кара­бодай ярмасы 14% аксым, 67% крахмал, 3%тан артык майлардан тора. В1, В2, В6, РР витаминнарына, фосфор, калий, марганец, кальций, тимер, магнийга бай.

Үзенчәлекләре:
Әмма, әлеге ботка бик кечкенә балаларда ашкайнатуны кыенлаштыра.

Фото: freepik


Нет комментариев