Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Кайвакытта тормыш безгә карата мәрхәмәтсез дә була

Сезнең күңел халәтегез өчен тышкы шартларны гаепләргә ярамый.

Утка төшкән елан

Бер Аксакал утта бөгәрләнүче еланны күреп алган. Ул аны койрыгыннан эләктереп алган, тегесе җавап итеп аны тешләгән. Карт кулын тартып алгач, тегесе кабат утка барып төшкән. Шуннан соң Аксакал таяк белән еланны учактан тартып чыгарган. Шунда шәкерте сораган:

– Ул сине тешләде, ә син аны нигә барыбер коткардың?

– Еланнар тешли инде ул, бу аларның табигатендә. Тик бу әле миңа үземнең табигатемне үзгәртеп, яхшылык эшләүдән туктарга тиеш дигән сүз түгел.Әйе, кайвакытта тормыш безгә карата мәрхәмәтсез дә була. Әмма сезнең күңел халәтегез өчен тышкы шартларны гаепләргә ярамый. Сайлау һәрвакытта да сездән тора. Без мәсьәлә бар дип уйлаган мәлгә кадәр генә ул проблема булып кала. Аңа башка яктан карагыз. Сезнең яхшы күңелле, бәхетле һәм ирекле булуыгыз бары тик үзегездән тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев