Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Гөмбәнең ашарга яраклымы-юкмы икәнен суган белән ничек тикшерергә?

Һәр гөмбәченең агулы гөмбәләрне ашарга яраклы гөмбәдән аера торган үз ысулы, серләре була. Еш кына алар гөмбәне җыйган вакытта кулланыла һәм тәҗрибә белән килә. Шулай да иң мөһиме – теге яки бу гөмбәнең кыяфәтен белү һәм бары тик тулысынча ышанычлы гөмбәләрне генә җыю.

Ашарга яраксыз гөмбәне пешергән вакытта да ачыкларга була. Мәсәлән, суган белән тикшереп карарга мөмкин.

Гөмбәне суган белән тикшереп карау – халык ысулларының берсе, янәсе, шулай итеп, гөмбәнең ашарга яраклымы, түгелме икәнен ачыклап була. Бу ысул күптән кулланыла. Гәрчә, ул берничек тә дәлилләнмәгән һәм расланмаган. Аны гөмбә җыйганда һәм әзерләгәндә саклыкның өстәмә чарасы буларак кулланырга була. Мондый тикшерүгә тулысынча ышанып бетәргә ярамый. Моны эксперимент буларак кабул итү яхшырак булыр.

Гөмбәләрне араларга, артык-портык җирләрен кисеп ташларга кирәк. Кортлаган гөмбә кулланырга ярамый.

Бары тик үзегезгә таныш гөмбәләрне генә җыегыз. Аларны туфрактан һәм башка пычрактан чистартыгыз, яхшылап юыгыз.

Иске, картайган, бозылган һәм башка шикле җирләрен кисеп алыгыз.

Гөмбәләрне кәстрүлгә салып, күмелерлек итеп су салыгыз. Шунда ук 1 баш суган салырга кирәк. Боларны кайнап чыкканнан соң 20 минут пешерергә.

Монда суганның төсенә игътибарлы булырга кирәк.

Әгәр суган ачык төстә калган, төсе үзгәрмәгән икән, димәк, гөмбәләр кулланырга яраклы дип санала. Әмма искәртәбез: бу ысул тулысынча ышанычлы түгел, һәм ул расланмаган.

Әгәр суган соры яки башка төскә кергән икән, бу – гөмбәләрнең агулы булуы аңлата. Бу очракта аларны кулланмаска һәм ташларга кирәк.

Бу алым 100 процент ышанычлы түгел. Шикле гөмбәләрне беркайчан да җыярга ярамый. Хәтта суганның төсе үзгәрмәгән булса да, һәрвакыт сак булырга һәм гөмбәнең ашарга яраклы булуын төгәл белеп торырга кирәк. Иң яхшысы: тәҗрибәле гөмбәчеләргә яки белгечләргә мөрәҗәгать итәргә һәм гөмбә җыю, әзерләү буенча төгәл киңәшләр сорарга кирәк.

Интертат

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев