Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Файдалы киңәшләр: дөге оны яшәртә.

Борынгы Япония чибәркәйләре матурлык өчен дөге оны кулланганнар.

Ул тән тиресе күзәнәкләрен тыгызландыра һәм яңарта икән.

Моның өчен 2 аш кашыгы грейпфрут согына 1 аш кашыгы дөге оны һәм 1 аш кашыгы оеган сөт кушып болгатыгыз. Бу маска биттәге вак җыерчыкларны бик тиз тигезли, имеш.

Ә менә дөге оныннан ясалган түбәндәге маска куллар өчен бик файдалы.

4 аш кашыгы дөге онын сөткә салып болгатыгыз. Барлыкка килгән боламыкны кулларга тигезләп ягып, 10 минут тотыгыз. Масканы җылы су белән юыгыз.

Чыганак: Авыл хатыны/Сельчанка

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев