Чүп утаганда зәрдә өчен аерым чиләк әзерләгез. Ул бик тә файдалы һәм тәмле!
#кирәклекиңәшләр

Чүп утаганда зәрдә өчен аерым чиләк әзерләгез. Ул бик тә файдалы һәм тәмле!

***

Зәрдә. Аның тамырларыннан котылу җиңел түгел – җир астында ул нык челтәр барлыкка китерә. Ә менә яфрагы белән сабагы бик җиңел йолкына. Ашка җыеп алу бер дә кыен түгел. Бакчагызда чүп утаганда зәрдә өчен аерым чиләк әзерләгез. Ул бик тә файдалы һәм тәмле. Яраларны төзәтергә ярдәм итә, әгәр дә примочка ясасагыз, суты ревматизм булганда булыша. Ашасагыз, зәрдә авитаминоздан коткара, иммунитетны ныгыта.

Зәрдә бавыр һәм бөер эшчәнлегенә уңай тәэсир ясый, анемияне дәвалаганда кулланыла.


Нет комментариев