Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Чебиләр аяк сузмасын дисәгез...

Үзебез сулар сибеп үстергән яшелчә, җиләк-җимешләр кебек үк, яшь бәби карагандай кадерләп үстергән чебиләрнең дә итләре тел йотарлык була.

Барысы да хезмәт һәм вакыт сорый, әлбәттә. Әмма тәмле ашарга дигәндә, иренеп тору уйга да керми инде ул.

Бройлер чебиләре бик нәзберек җан ияләре. Берәр нәрсә генә алар күңеленә хуш килмәсә дә, авырый башлыйлар. Бигрәк тә аяк сузарга гына торалар. Менә шундый хәл килеп чыкмасын өчен, алдан ук торыр урыннары һәм ашату шартларын яхшыртуны кайгыртырга кирәк. Ул ветеринарлар киңәш иткән нормаларга якын булса, чебиләрегез дә сәламәт үсәр.

Аякларына егылуның төп сәбәп­ләре: начар шартларда үстерү (кысан урын, артык салкын, үтәли җил йөрү, яктылык җитмәү, салкын яки пычрак су) һәм дөрес ашатмау (микро һәм макро элементлар җитешмәү, туклыклы матдәләр (аминокислоталар), витаминнар җитешмәү, инфекция һәм авыру китереп чыгаручы срогы чыккан яки күгәрә башлаган азык).

Әлеге проблемалар, дөрес шартларда асрау һәм ашату булганда, сезне читләп үтәр.

  • Зур бройлерларның тыгызлыгы 1 м² урынга уннан, ә җиде көнлеккәчә чебешләрнеке – 30 баштан артмасын.
  • Асрау урыннарында (зур кошлар өчен) температура +22°С торырга тиеш, ә дүрт көнгәчә чебешләрнекендә +32...+34.
  • Кояш яктысы һәм саф һава җитәрлек булырга тиеш.
  • Асларын, артык та түгел-ким дә түгел, атнага ике тапкыр алыштырырга (чистартырга).
  • Эчә торган сулары бүлмә температурасында һәм чиста булсын.
  • Ризыкларының сыйфатлы һәм бозылмаган булуы шарт.
  • Рационнарында витамин һәм минераллар күләмен тәэмин итегез.
  • Азык бер төрле генә булмасын, махсус катнашма азык (комбикорм) бирегез. Андый катнашма үсүче кош организмын кирәкле микро һәм макро элементлар белән тәэмин итә, сөякләрен ныгыта, аякка егылуларын кисәтә.
  • 0-25 көнлек чебиләргә тиз үзләштерелә торган (престартерный) 2,2 мм диаметрлы гранулалы, ә 26 көннән зурраклар өчен – 3,2 мм диаметрлы тулы рационлы универсаль комбикорм бирегез.

Ит токымлы авыл хуҗалыгы кошлары өчен махсуслаштырылган катнаш азыклар минерал-витаминлы комплекс белән баетылган һәм ветеринар нормаларына туры китереп эшләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев