Чәчләр нык булсын өчен берничә киңәш
Суыкларда һәм башлык кию чорында чәчләр дә матурлыгын югалта, хәлсезләнә. Аларга ярдәм итү өчен берничә халык ысулы тәкъдим итәбез.
Сөт һәм бал. 1 стакан сөткә 1 ч.к. бал салып болгатыгыз һәм массажлы хәрәкәтләр белән, тамырыннан очына кадәр чәчкә сылагыз. 15 минуттан җылы су һәм шампунь белән юыгыз.
Банан һәм миндаль маскасы: бер бананны изеп, шуңа өч тамчы миндаль мае кушып, яхшылап болгатыгыз. Чәчләргә сөртеп, 25 минут тотыгыз, аннары җылы су белән юыгыз.
Бер йомырка сарысы белән 3-5 ч.к. (чәч озынлыгына карап) коньякны кушып болгатыгыз һәм чәчләрегезгә сылагыз. 20 минуттан соң башта җылы су белән масканы юып төшерегез, аннары башыгызны шампунь белән яхшылап юыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев