Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Бал – җир йөзендә кеше гомерен сакларга ярдәм итүче сирәк продуктларның берсе

Балда тере ферментлар барын беләсезме? Ә шул ферментларның металл кашыкка тигәч үлгәнен ишеткәнегез бармы? Шуңа да, балны агач кашык белән ашарга кирәк. Әгәр дә андыйны таба алмасагыз, пластик та ярый.

Дөньядагы иң беренче тәңкәгә умарта корты төшерелгән булуын белә идегезме?

Балда баш миенә яхшырак эшләргә ярдәм итүче матдә бар.

Бал – җир йөзендә кеше гомерен сакларга ярдәм итүче сирәк продуктларның берсе, хәтта бердәндер дияргә була,
Умарта кортларының Африкада яшәүчеләрне коткаруларын ишеткән идегезме?

24 сәгать дәвамында кешегә җан асрау өчен аш кашыгы кадәр бал җиткәнен беләсезме?

Умарта кортлары эшкәртеп чыгара торган тома балавыз (прополис) иң көчле табигый антибиотикларның берсе.

Балның саклану срогы юк. Ул беркайчан да бозылмый.

Дөнья бөек императорларын алтын табутларда күмгәннәр һәм алар черемәсен өчен бал белән каплаганнар.

Умарта корты 40 көннән дә азрак яши, 1000нән дә аз булмаган исәптә чәчәккә куна һәм чәй калагыннан да азрак бал эшләп чыгара – әмма бу аның өчен тулы бер гомер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев