Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Аякларыгызны алма серкәсенә тыгыгыз – авыруларыгыз бетсен!

Көчле, әмма кулланышта бик таләп ителмәгән чара - ул алма серкәсе. Аны теләсә нинди азык-төлек кибетендә табарга мөмкин, ә файдасы искиткеч!

Фильтр аша чистартылмаган, пастеризацияләнмәгән чи алма серкәсе – ул «барлык уксусларның анасы». Һәм беренче чиратта, аны бактерияләргә һәм гөмбәчекләргә каршы үзлекләренә карап бәялиләр. Бәлки бу язмада алма серкәсе сезнең өчен көтелмәгән сыйфатлары белән ачылыр. Ул начар исләрне юкка чыгарырга, тәнне чистартырга һәм, гомумән, сезне күп авырулардан саклап калырга мөмкин. Менә иң актуаль мисалларның берничәсе.

? Ялкынсынган тамакны тынычландыра. Ул бактерияләр һәм микроблар белән көрәшү сәләтенә ия. Бер стакан җылы суга 4 аш кашыгы алма серкәсе кушыгыз һәм сәгать саен шуның белән тамагыгызны чайкагыз.

? Күкрәктә «ялкын»ны баса. Мондый ялкын ашказаны кислотасы түбән булганда барлыкка килә. Бер стакан суга бер чәй кашыгы салынган алма серкәсе ризыкны эшкәртергә ярдәм итәчәк.

? Борынны ача. Алма серкәсе борын тишегендәге инфекцияләрдән коткара. Сулыш алуы авырлашкан икән, бер стакан суга бер чәй кашыгы серкә салып болгатыгыз һәм эчегез. Әлеге катнашманы борын тишегенә дә тамызырга ярый.

? Кавыкны бетерә. Алма серкәсенең кислоталыгы баш тиресенең рН балансын нормага китерергә ярдәм итә. су белән серкәнең 1:1 катнашмасын сиптергечле савытка (распылитель) салып, юешләнгәнче чәчләргә сиптерергә һәм сөлге белән 15 минутка урап куярга.

? Төнге көзән җыерулардан коткара. Әгәр дә мондый хәл сездә еш була икән, организмга калий җитешми, дигән сүз. Бер стакан җылы суга 2 аш кашыгы серкә, 1 чәй кашыгы бал кушып, һәр көнне иртән эчегез.

? Тән кычытуын баса. Алма серкәсе – гөмбәчекләргә каршы антисептик. Кычыткан тәнгә ул бәлзәм кебек тәэсир итә. Аны, борчыган урынга, шул килеш ышкырга.

? Аяктагы исне бетерә. Алма серкәсе тиренең селте балансын нормага китерә һәм бактерияләрне үтерә. Йокларга ятар алдыннан серкәгә манылган чүпрәк белән аякларыгызны ышкыгыз.

? Эч кабарудан һәм метеоризмнан коткара. Һәр ашар алдыннан су белән катнаштырып бер чәй кашыгы серкә эчеп куегыз. Бу ашказаны-эчәклек трактын яңадан эшләтеп җибәрә.

? Күгәрекне бетерә. Аңардан котылу өчен, күгәрекле урыннарга алма серкәсе сиптерергә яки серкәле чүпрәк белән ышкырга кирәк. бер сәгатьтән су белән юарга.

? Химиясез юу чарасы. Сода гына түгел, өйне чис тартканда һәм җыештырганда сезгә серкә дә ярдәмгә килә. 1:1 су белән ясалган катнашма май, тап һәм пычракны юа.

? Су торбаларын чистарта. Моның өчен ярты стакан содага бер стакан алма серкәсе кушып, торбага агызырга һәм ярты сәгатькә калдырырга.

? Үтүксез дә тигезли. 1:3 пропорциясендә серкә белән су катнашмасын сиптергеч савытка (распылитель) салыгыз. Юеш кергә сиптерегез һәм киптерегез. Үтүкнең кирәге булмаячак!

? Мебельдәге тапларны бетерә. Серкә белән тозны катнаштырсагыз, бу эш өчен менә дигән чара барлыкка килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев