Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Аллаһның сабырлыгын сынама, бу гөнаһ

«Аллаһның бер генә җан иясе дә юкка чыкмый... Ул барлык ятимнәрне дә ашата»

Юлчы урман буйлап барганда, лачынның чәүкә баласын ит кисәкләре белән сыйлавын күргән. «Аллаһның бер генә җан иясе дә юкка чыкмый... Ул барлык ятимнәрне дә ашата. Күрәсең, барлык җан ияләрен дә ярата. Ә без моны аңламыйбыз һәм нигәдер үзебез турында кайгыртабыз».
Юлчы киләчәк турында уйлаудан һәм азык әзерләүдән туктаган. Урман уртасында утырган да, табигать матурлыгы белән хозурланырга тотынган. Өч көн ризыксыз һәм сусыз уздырган. Хәле начарланган. Башы әйләнеп, аңын җуйган.
Бервакыт бу кемнеңдер:
– Син нигә әле эшсез ятасың? Дөнья шулай яралган, һәркем үз бәхетен үзе таба. Лачын ярдәм итмәсә, чәүкә баласы үләр иде, ә син бит эшли аласың, әмма аның урынына туфрак күчендә ауныйсың. Аллаһның сабырлыгын сынама, бу гөнаһ. Уян һәм эшкә тотын! – дигән сүзләрен ишеткән.
Юлчы уянган һәм элекке кебек яши башлаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев