7-13 июль – аллергия авыруларын профилактикалау атналыгы (8 июль – Бөтендөнья аллергиягә каршы көрәш көне уңаеннан)
Җир йөзендә халыкның 30-40 проценты аллергиядән интегә
Аллергия дип тере организмның билгеле бер матдәгә яки матдәләргә (аллергеннарга) карата сизгерлеге арту халәте атала.
Аллергиянең физиологик механизмы организмда антитәнчекләр (саклагыч күзәнәкләр) барлыкка килүдән гыйбарәт, бу исә аның сизгерлеген киметүгә яки арттыруга китерә. Аллергия көчле формада лайлалы тышчаларның ярсуы һәм башка симптомнар белән күзәтелә.
Бөтен дөньяда аллергия таралуның тотрыклы үсеше күзәтелә: хәзерге вакытта халыкның 30-40%ында бер яки берничә аллергия авыруы ачыклана. Аллергик авыруларга астма, ринит, анафилаксия, дару һәм азык аллергиясе, бөҗәкләр агуына аллергия, экзема, ангионевротик шешенү керә. Аллергия барлыкка килү еш кына кеше сәламәтлегенең гомуми халәте белән бәйле түгел. Аллергияне теләсә кайсы матдә теләсә кайсы вакытта китереп чыгарырга мөмкин.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) статистикасы буенча, бөтен дөньяда аллергия ринитыннан йөзләрчә миллион кеше интегә, ә астмадан – 300 млн тирәсе. Бу авырулар пациентларның үзләренең дә, аларның гаилә әгъзаларының да тормыш сыйфатын сизелерлек начарайта һәм җәмгыятьнең социаль-икътисадый байлыгына тискәре йогынты ясый. Җәйге вакыт - актив чәчәк ату чоры. Июльдә, мәсәлән, урта полосада аллерген үләннәр (әрем, алабуга, кычыткан, арыш) чәчәк ата.
Көньяк регионнарда айның икенче яртысында амброзия чәчәк ата башлый. Бу иң көчле аллергеннарның берсе. Аның серкәсе коры җилле һава торышында ерак араларга тарала, аллергия ихтималы арта. Әгәр вакытлыча башка климат зонасына күчү мөмкинлеге булмаса, түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә кирәк:
- • ачык һавада булу вакытын чикләгез;
- • табигатькә (авыл җиренә, урманга, дачага, пикникка) чыкмагыз;
- • тәрәзәләрне ябык тотыгыз (биналарда, автомобильдә);
- • өйдә һаваны чистарту һәм фильтрлау өчен системалар урнаштырыгыз, тәрәзәләргә махсус челтәрләр кулланыгыз;
- • көн саен дымлы җыештыру үткәрегез; урамнан кайткач, һичшиксез, юыныгыз, башыгызны юыгыз, киемнәрегезне алыштырыгыз; авызыгызны чайкагыз, күзләрегезне һәм борыныгызны физиологик эремә белән юыгыз.
Әгәр дә сез аллергиядән шикләнсәгез, һичшиксез табибка мөрәҗәгать итегез. Табиб аллерголог-иммунолог тикшерү үткәрәчәк, реакция китереп чыгаручы аллергеннарны ачыклаячак, дару препаратлары билгеләячәк һәм көнкүрешне оештыру буенча киңәшләр бирәчәк. Табибта даими күзәтү узыгыз. Кискен аллергия реакцияләре очрагынд, кичекмәстән, белгечкә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Валерия Феоктистова,
Яшел Үзән медицина профилактикасы үзәгенең халыкка гигиена тәрбиясе бирү табибы.
Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев