22 июль — Бөтендөнья баш мие көне
2014 елдан бирле һәр елны 22 июльдә Бөтендөнья неврология федерациясе карары белән Бөтендөнья баш мие көне билгеләп үтелә. Максаты — кешеләрнең һәм дәүләт органнарының игътибарын баш мие сәламәтлегенә, кеше организмының иң мөһим һәм серле өлешенә юнәлтү.
Фото: ясалма интеллект
Баш мие — үзәк нерв системасын идарә итүче төп орган. Ул зарарланса, күп кенә әгъзаларның эшчәнлеге бозыла. Нерв системасындагы җәрәхәтләр 500дән артык авыруның килеп чыгуына сәбәп була. Алар арасында эпилепсия, таралган склероз, Паркинсон авыруы, төрле деменцияләр, баш миенең хроник ишемиясе, инсульт һәм башкалар бар.
Нерв системасы авырулары бик авыр нәтиҗәләр белән куркыта, аларны алдан әйтеп булмый. Кеше газаплана, нерв киерекелекләре кичерә, хезмәт сәләтен югалта, хәтта вафат булырга мөмкин. Күп нәрсә өйрәнелгән, ләкин баш мие турында әле дә бик күп серләр бар. Неврологлар аның сәламәтлегенә зур әһәмият бирә. Медицина үсешенә, күп тикшеренүләргә карамастан, нерв системасы — даими өйрәнелә торган өлкә. Баш миен саклап калу һәм эшчән килеш тоту — неврологлар, нейрохирурглар, психиатрлар өчен иң мөһим бурыч.
Баш миен ничек сакларга?
Ул никадәр актив эшләсә, шулкадәр яхшы саклана. Аның интенсив эшчәнлеге кешегә теләсә нинди өлкәдә уңышка ирешергә, акылны һәм көчне картайганчы саклап калырга ярдәм итә. Күп кызыксынучан кешеләр, яңа тәэсирләр алган, катлаулы интеллектуаль мәсьәләләр чишкән шәхесләр озак актив кала.
Баш мие сәламәтлеге өчен аның активлыгы гына түгел, ә сәламәт яшәү рәвеше, тулы йокы, дөрес туклану, начар гадәтләрдән баш тарту, йөрү, физик күнегүләр, чиста һава, кызыклы кешеләр белән аралашу, үз акылыңны үстерү, даими уй эшчәнлеге (уку, кроссвордлар чишү, кулның вак моторикасын активлаштыру) мөһим.
Баш мие өчен файдалы киңәшләр:
- Компьютерда басу урынына кул белән язарга тырышыгыз.
- Үзегезгә гадәти эшләрне башка кул белән эшләгез: уң куллы булсагыз, теш чистартырга, чәч тарарга, кашык тотарга сул кулны кулланыгыз.
- Калькуляторсыз исәпләгез.
- Йөрү маршрутларын үзгәртегез, яңа китаплар укыгыз, кызыклы кешеләр белән аралашыгыз — мигә яңа тәэсирләр кирәк.
- Буынны төз тотыгыз — бу баш миенең кан белән тәэмин ителеше өчен мөһим.
- Йокы — ми өчен иң яхшы ял
Баш мие хәзерге шартларда бик күп мәгълүмат эшкәртергә мәҗбүр, шуңа күрә ул арый, хәлдән тая. Аңа уңайлы эш шартлары тудыру — безнең бурыч. Моның өчен йокы бик мөһим. Йокы вакытында ми көн дәвамында алган мәгълүматны эшкәртә.
Йокы җитмәү проблемасы иң нык үсмерләргә кагыла. Алар балаларга һәм өлкәннәргә караганда «күке» тормыш рәвешенә бирелә: аларда йокы гормоны — мелатонин соңрак эшләп чыгарыла, шуңа күп үсмерләр иртә йокыга китә алмый. Гомумән, кеше никадәр яшьрәк, аңа шулкадәр күбрәк йокы кирәк. Өлкәннәргә 7–7,5 сәгать йокы җитә, ә өлкән сыйныф укучысына 9 сәгать йоклау яхшы. Ләкин аларның күбесе алай эшләми. Бәлки, күп психологик проблемалар үсмерләрдә азрак чагылыр иде, әгәр алар даими тулысынча йоклап алса.
Баш мие турында кайгырту — бөтен организм сәламәтлегенә салым, шулай ук картайгандагы авыруларның иң яхшы профилактикасы. Хәтерне, физик активлыкны олы яшьтә дә саклап була. Әмма миегез көчле эшләсә, ә эмоциональ халәтебез тыныч һәм тотрыклы булса гына. Иң зур җәза — аның өчен эшсезлек, бертөрлелек, сагыш, ялкаулык, кайгы һәм тискәре уйлар. Шуңа күрә баш миен, аның нейрон челтәрләрен эшләргә мәҗбүр итегез. Иң яхшы күнегү — яңа, таныш булмаган эшчәнлек белән шөгыльләнү. Хәтерне өйрәтегез: күрү, ассоциатив, вакыйгалы, ишетү, мәгънәви, сүзле. Ми эшләгән саен, ул яхшырак саклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев