Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Йолдызлар

Җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова шатлыгы белән уртаклашты

Иҗади гаилә Ландыш Нигъмәтҗанова һәм Фәрит Таишевларның барлык балалары да җырга-моңга талантлы булулары белән билгеле.

Җырчыларның социаль челтәрләрен кызлары Ләйлә, олы уллары Әнвәрнең баянга җырлавы бик еш бизи.

Инде аларның уртанчы уллары Гомәр дә җырларлык булып үсеп җиткән. Ландыш Нигъмәтҗанова Гомәрнең, барлык үзләрен караучыларга матур ял көннәре теләп, җырлы сәлам юллаган видеосын күрсәтте. Баянда, һәрвакыттагыча, Ландышның әтисе.

Халык та Гомәрнең талантына сокланган.

«Вәт, булдыра, Гомәр! Хәзер сине көтәбез инде. Барысы да җырчы булырлар. Бабайга рәхмәт, балаларны җырлатып тора»;

«И Гомәр, сүзләрне дөрес әйтүе генә ни тора. Тавыш көчлелеге турында әйтеп тә торасы юк инде»;

«Сүбехәналлаһ, күз тимәсен, чып-чын татарча, матур итеп җырлый. Рәхмәт сезгә, балаларыгызны татарчага өйрәткән өчен!»;

«Гомәр дә үсеп җитте. Бик матур җырлыйсың»;

«Улым, синең белән тормыш сукмагын үтәргә теләүче кызлар бик күп булыр»;

«Гомәрне аерым яратам. Карап торып үстердек без аны»;

«Соклангыч гаилә, искиткеч балалар»;

«Гумәч тә җырларлык булды. Молодец», – дип, бихисап мактау сүзләре язганнар җырчы егеткә.

Интертат

Фото: соц. челтәрләрдән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

4

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев