Татарстанның атказанган артисты вафат
***
Бүген, 30 сентябрьдә, озакка сузылган каты авырудан соң музыкант, Татарстанның атказанган артисты Кәримулла Хәбибулла улы Габидуллин вафат булды. Аңа 80 яшь иде.
Кәримулла Хәбибуллин тумышы белән Казан шәһәреннән. 1969 елдан Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә, Әлфия Авзалова төркемендә эшли башлый. Соңрак “Казан утлары” инструменталь ансамбленең сәнгать җитәкчесе итеп билгеләнә. Ансамбль төрле стиль һәм жанрдагы әсәрләрне бердәй оста башкаручы, затлы репертуар туплаган коллектив булып таныла.
Татар дәүләт филармониясе коллективы Кәрим Хәбибулла улының вафаты уңаеннан якыннарының, дусларының авыр кайгысын уртаклаша. Аның якты истәлеге күңелләребездә мәңге сакланыр. Хушлашу мәрасиме иртәгә, 1 октябрьдә Казанның “Ризван” мәчетендә оештырыла. Мәрхүм Мирный бистәсе зиратында җирләнәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев