Руслан Кираметдинов: «Гаилә – беренче урында, ә аерылышу нәселебездә юк»
Соңгы вакытта иҗади яктан активлаштың. Моның сәбәбе нәрсәдә?
– Элек мин үземне икенче планга калдыра, яраклаша идем. Эстрада да минем өчен беркайчан беренче планда булмады. Гаилә – беренче урында, ә аерылышу нәселебездә юк нәрсә иде. Нишлисең, мин беренче булдым. Инде хәзер энергияне иҗатка юнәлттем. Үз эшеңне эшләргә, начар уйларга бирелмәскә, «яхшы» киңәшләргә колак салмаска, гади һәм ихлас булып калырга кирәк дип уйлыйм. Тамашачыларга да, минем турында теләсә нинди сүзгә ышанмагыз, дип әйтәсем килә.
Чыганак: Ватаным Татарстан
Фото Русланның Тг каналыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев