Ринат Рахматуллинның тормыш иптәше Динара элекке ире турындагы сорауга җавап биргән
Җырчы Ринат Рахматуллинның хатыны Динара үзенең телеграм каналында аноним сорауларга җавап биргән. Бер язылучысы Динарадан элекке ире белән мөнәсәбәтләре нинди булуы турында кызыксынган.
«Мин язмышыма һәм Аллаһы Тәгаләгә элекке ирем һәм аның гаиләсе белән юлларыбыз аерылуы өчен чын күңелдән рәхмәт укыйм. Кайвакыт тормыштагы иң яхшы әйбер ул – аерылышу», – дип язган Динара.
Динара үзеннән 29 яшькә өлкәнрәк Ринат Рахматуллин белән 2023 елда гаилә корды. Алар Динараның беренче никахыннан туган улын бергәләп тәрбияли.
Интертат
Фото: Динара Рахматуллинаның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев