Рафил һәм Эльмира Җәләлиевлар: «Без бер-беребездән армыйбыз»
Рафил Җәләлиев һәм Эльмира Гыйльфанова – татар эстрадасының тыйнак, ихлас, тәрбияле дуэты. Бу парның бер-берсенә карата мөнәсәбәте, карашы бары тик соклану хисләре уята.
– Эльмира, шәһәр кызының игътибарын авыл егете ничек җәлеп итте икән?
– Авыл егетенә кияүгә чыгармын дип уйламаган идем. Хәзерге яшьләр акчалы, фатирлы егетләргә кызыга. Миндә андый уйлар бөтенләй булмады, минем өчен бу мөһим түгел иде. Әти-әнинең дә беркайчан «бай кияү кирәк» дип әйткәне булмады. Алар өчен булачак иремнең мине яратуы мөһим иде. Әти – Салават Зәкиевичның фанаты, Рафилнең анда укыганын белгәч, ул мине берсүзсез Рафилгә кияүгә бирергә әзер иде (көлә). 2017 елда концерт вакытында Рафил миңа тәкъдим ясады һәм җәй көне мин укуны тәмамлагач өйләнештек. Рафил –
тәрбияле, гади егет. Аның борын чөеп, кыланып йөрмәве күңелемне яулагандыр дип уйлыйм.
– Сезнең дуэт кайчан барлыкка килде: очрашып йөргәндәме, әллә өйләнешкәчме?
Рафил: Өйләнешкәнче, 2014 елда. Беренче дуэт җырыбыз «Алма» җыры иде. Бу инде дуслык мөнәсәбәтләренең чигенә җитеп, теге якка чыгып барган мәле иде. Дуэт җырларга тәкъдим итү җитди мөнәсәбәтләрне башлауга бер адым булды. Халык җылы кабул иткәч, клип төшердек һәм дуэт җырлар яздыруны дәвам иттек.
– 2024 елда Салават Фәтхетдинов концертында сезгә «Мәдәният өлкәсендәге казанышлар өчен» медальләр тапшырылды. Монда остазыгызның өлеше бармы?
Рафил: Әлбәттә. Салават абый һәрвакыт ярдәм итә, безне канатландыра. Ике көннең берсендә мин Салават абыйда. Без бер дулкында.
– Сезнең дуэтта хәзерге эстрадага хас булмаган тыйнаклык, тәрбиялелек бар. Бу сезгә комачау итмиме? Кыен түгелме?
Рафил: Кыен. Дөрестән дә, кайбер концертларга туры килмибез, безне анда чакырмыйлар. Без моны аңлыйбыз, һәм ничек бар, шулай кабул итәбез.
Эльмира: Җыелма концертларда чыгыш ясаганда, кайбер җырчылардан тискәре карашлар сизәбез. Әйе, без алар кебек түгел. Бәлки бу начардыр, белмим...
– Сигез ел бергә яшәү дәверендә мөнәсәбәтләрнең бозылган чаклары булдымы? Кем күбрәк юл куя?
Рафил: Фикерләр сөзешкән очракта, ситуациясенә карап, юл куябыз.
Эльмира: Икебез дә лидер, баш ияргә яратмыйбыз. Рафил – Кучкар, мин – Арыслан йолдызлыгы астында туганмын. Сөйләшмичә торып, гафу үтенеп йөрмибез. Холыкларыбыз кушмый. Күңелсезлекләрне онытып, бөтенләй башка темага сөйләшә башлыйбыз. Икебездә дә горурлык хисе көчле.
– Хәят – көтеп алынган җимешегез. Биш ел буе бала көтеп, өметләнеп яшәү авыр булгандыр?
Эльмира: Чынлап та, Хәятне биш ел көттек. Казанда да, Чаллыда да бармаган җир калмады. Күренекле табибларга күрендек, им-томчыларга бардык. Икебез дә сау-сәламәт, медицина ягыннан да бар да яхшы иде. Аллаһы Тәгалә шулай язган булгандыр. Биш елдан соң гына уйламаган җирдән балага уздым.
Рафил: Хәят исемен күптән сайлап куйган идек. Салават абыйның да оныгы Хәят исемле. Ул исемгә гашыйк булдык, үзен дә яраттык. Матур исем.
– Тагын бер бала алып кайтырга планлаштырасызмы?
Рафил: Аллаһы Тәгалә бирсә, без каршы түгел.
– Эльмира нинди хуҗабикә? Кайсы ризыгын аеруча яратып ашыйсың?
Рафил: Ул бик уңган, тырыш, пөхтә хуҗабикә. Тавык итеннән пешергән кәтлитен яратып ашыйм. Эльмира ясаган Оливье салаты иң тәмлесе. Моннан тыш, мин әти пешергән ашны һәм әнинең өчпочмакларын яратам.
Эльмира: Мин кияүгә чыккач кына ашарга пешерергә өйрәндем. Башта моңа әллә ни исем китмәде. Әни «өйрән, кирәге чыгачак» дия иде. Ә Казанда әнинең апаларында яшәдем, ул пешекче булып эшләде, өйдә дә ашарга ул пешерде, ә мин җыештырдым, юдым. Беркөнне әни «тәмле пешерәсең» дип мактады әле, күңелем булды. Вакыт булса, рәхәтләнеп пешеренәм, яңа төрле ризыклар пешерергә яратам. Рафил чәй ярата, сәгать саен чәй эчә ала. Кая барсак та, үләннәр алабыз. Бу аңа Салават абыйдан күчкәндер, ул да үләнле чәйләр ясарга ярата.
– Бәхетле гаиләнең сере нәрсәдә дип уйлыйсыз?
Рафил: Гаиләдә бәхетсезлекнең булмавында.
Эльмира: Күптән түгел миннән: «Бер-берегездән ничек ял итәсез?» – дип сорадылар. «Без бер-беребездән армыйбыз», – дидем. Без бергә булганда бәхетле!
(Кыскартып алынды)
Эльвира Шакирова. «Шәһри Казан»
Фото: соц. челтәрләрдән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев