Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Йолдызлар

Линара Батталова: «Марат икенче каттан егылып, умыртка баганасын, аякларын сындырды. Аягын бәлки ампутацияләргә кирәк...»

Линара Батталова белән интервьюдан өзек

«2013 елда йорт салган вакытта Марат икенче каттан егылып, умыртка баганасын, аякларын сындырды. Ярты еллап урын өстендә ятырга туры килде. Табиблар аягын бәлки ампутацияләргә кирәк булыр дип тә уйлаганнар иде. Бер аягы кәкре булып калачагын әйткәч, Марат кабат сәхнәгә чыкмыйм диде. Ләкин сәхнә кешесе җырламыйча яши алмый, шуңа күрә ул кабат сәхнәдә.

Мин ул вакытта ике эштә эшләп йөрдем. Әниләр дә булышты. Бурычларыбыз җыелды. Минем әни безгә күченеп килде, чөнки кызыбыз кечкенә иде, ул карашырга ярдәм итте. Бу безнең өчен бик зур сынау булды, бик авыр иде. Аллага шөкер, без моны үттек».

Чыганак – фото: Татар Эстрада

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев