Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Йолдызлар

Ленур Биктимеров: «Хатынымның үскәнен, укып бетергәнен 10 елга якын көттем»

Ленурны күпләр моңлы тавышлы җырчы һәм махсус хәрби операциягә үз теләге белән киткән кеше буларак танып белә. Баксаң, аның әле без белмәгән һөнәрләре, кызыксынулары да күп икән бит. Өстәвенә, беренче сольный концертына да әзерләнеп йөри ул. Кыскасы, Ленурның сөйләр сүзе байтак, аның белән әңгәмәгә күчик.

Фото «Шәһри Казан» газетасы сайтыннан алынды

– Үзегез белән таныштырыгыз әле, кем ул Ленур Биктимеров?

– Мин гади авыл егете. Тумышым белән Саба районы, Тимершык авылыннан. Без – Ленар һәм Ленур – 1987 елның 25 декабрендә апабыздан соң игезәкләр булып дөньяга киләбез. Гомер буе әти – колхозда, әни балалар бакчасында эшләде, хәзер дә шулай.

– Игезәк сыңарыгыз да сезнең кебек иҗади кешеме?

– Әйе, ул да җыр-моңга бик оста. Мәктәп елларында икебез дә дуэт булып җырлап йөрдек. Шулай ук икебез дә ныклап спорт белән шөгыльләндек.

– Концертыгызда Ленар да чыгыш ясамыймы?

– Күпләр бу сорауны бирде, тик – юк. Ул гаилә бәйрәмнәрендә җырларга мөмкин, әмма тамашачылар каршында чыгыш ясарга артык теләге юк аның. Һөнәре дә җитди бит – хөкемдар. Көрәшне ташлап, Республика, Россия күләм чемпионатларында хөкемдарлык итә.

– Көрәш һәм ат спорты белән мөнәсәбәтегез бүген нинди?

– Үземне белгәннән бирле атлар белән кызыксынам. Бүгенге көндә 100 баш малга (үгезгә) каралган гаилә фермасын төзеп бетереп ятабыз. Шуның бер почмагына чабышкы аты алып куясы килә. Көрәшне исә ташларга исәбем юк иде, хәтта 2022 елны соңгы тапкыр Татарстан беренчелегендә катнаштым, аннары махсус хәрби операциягә киттем. Шуннан соң көчле яралану алып, туган якка кайттым. Уң аякның табан өлеше юк, күптән түгел протез әзер булды, куйдылар, ияләшеп бетеп булмый әле... Әмма әйткән сүзем бар – көрәшкә барыбер кайтачакмын! Келәмне бик яратам!

– Махсус хәрби операция зонасына бару теләге ничек уянды?

– Автомат тотып сугышасым килде, бер балачак хыялы булгандыр бу минем. Дусларга-туганнарга 1-2 көн кала гына әйттем. «Капка төбендә елап торырга кирәкми. Саубуллашырга теләсәгез, килерсез», – дидем. Мин бит уен-көлке белән сөйләшә торган кеше, тормыш иптәшем ахырга кадәр ышанмады. Минем белән саубуллашырга килгән кешеләрне күргәч кенә барысын да аңлады, китмә, диеп бик ялварды. Шул төнне әти белән әни шифаханәдән кайтып төште. Аларга әйтми, сер бирми генә китәсе идем, тик китәсемне ишетеп, кайттылар…

– Кайчан яраландыгыз?

– Мин укуларга бармадым. Автоматны күргәнем бар, мәктәптә укыганда гел ату буенча ярышларга йөрдем, төз аттым. Шуңа күрә эшелон белән туры Луганскига киттем. Безне аннары төрле җирләргә күчереп йөрттеләр. 4-5 сентябрьдә Херсонда идек, әмма озак хезмәт итә алмадым, 11 ноябрь көнне бик каты яраландым: миндә 17 кыйпылчык иде, сул аяк һәм кул сынган, уң аякның бармак өлешләре юк, алар киселгән. Мин Херсоннан Севастопольгә очканда гына аңга килдем. Кайда беренче ярдәм күрсәткәннәрен белмим. Севастопольдән – Сочига, аннан 12 декабрьдә Мәскәүгә госпитальгә кайтардылар. Ул вакытта безнең ротадан 96 кешенең дүртесе генә исән калды, хәзер ул дүрт кешедән дә бер мин генә…

– Шушы вакыйгалардан соң тормышка карашыгыз үзгәрдеме?

– Бу хәлләрдән соң тормышка караш берничек тә үзгәрми кала алмый. Дусларым да: «Син элек кырыс идең, хәзер бөтенләй башка кеше», – диләр. Яшәүнең кадере артты. Мин 11 килога ябыгып кайттым, күп кеше танымады хәтта. Зарланганнарга аптырыйм инде мин хәзер, аяк астыңда мина юк, тирә-ягыңда тынычлык!

– Ә концертыгыз ни өчен «Гади генә концерт» дип атала?

– Мин гади генә концерт, дип әйтсәм дә, без аңа бик ныклап әзерләнәбез. Сюжетын, сценарийсын төпле, мәгънәле итәргә тырышабыз, режиссерлар белән зур эш алып барабыз. Сер итеп кенә әйтәм – концерт минем тормыш юлым белән бәйле.

– Гаиләгез турында да сөйләп китегез әле. Хатыныгыз белән ничек таныштыгыз?

– 6 яшьлек кызым, ике айлык улым бар, Аллаһка шөкер – Элиза һәм Булат. Тормыш иптәшем белән 2008 елда аралаша башладык, шул елны минем җырга клип төшердек. Ул вакытта бу эшләр ниндидер бер зур могҗиза иде минем өчен. Клипка исә сюжет буенча бер матур кыз кирәк иде. Кызлар белән йөрмим, дөресен генә әйткәндә, кызлар белән йөрү ул вакытта уемда да юк. Шул чакта әни әйтә: «Ник Илүзә бар бит. Бигрәк чибәр», – ди. Илүзәнең 8нче сыйныфта укыган чоры бу. Әтиәнисеннән рөхсәт сорадым да, клипта төште. Моның өчен аңа шоколад бүләк иткәнем дә хәтердә. Шуннан соң аралаша башладык, акрынлап йөреп киттек. Ул бездән бер урам аркылы гына яши иде, яшь аермабыз – 6 ел. Мин 11нче сыйныфта укыганда, аларның мәктәптә йөгереп йөргәнен хәтерлим. Аның үскәнен, укып бетергәнен 10 елга якын көттем (көлә).

(Кыскартып алынды)

Илүзә Касыймова. «Шәһри Казан»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ленур жырларыгыз БИК матур яратып тынлыйм , концертларыгыз белэн Дэулэкэн каласына да килергэ тырышыгыз , сезгэ унышлар телим .

    • аватар Без имени

      0

      0

      Ленур сине Октябрьский каласында котэбез, килергэ тырышыгыз ижади унышлар сина