Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Йолдызлар

Илсөя Бәдретдинова «игезәген» эзли

Илсөя Бәдретдинова яңа концерт сезонына яңа идеяләр белән яна.

Ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә кызыклы белдерү куйган. Җырчы «игезәген» эзли. Аңа клип төшерергә үзенә охшаган хатын-кыз кирәк икән.

«Клип төшерер өчен «двойник»ларымны эзлим. Мин беләм, сез бар! Кара чәчәләрегезне туздырып, иренегезне кызылга буяп, фото яки видеоларыгызны куйсагыз, мине билгеләсәгез, бик яхшы булыр иде. Кайдан икәнегезне, исем-фамилиягезне дә языгыз, яме. Охшаган дип тапканнарын күрсәтеп барырмын. Әйдәгез, җәй көне бер «прикольный» әйбер эшләп алыйк», – дип язган ул.

Комментарийларда «Җырчы Зинира инде», «Мөнир Рахмаевның хатыны охшаган бераз» дип язучылар да бар, үзләрененең исем-фамилияләрен калдыручылар да күренгәли.

Интертат

Фото: Илсөя Бәдретдинованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев