«Япь-яшь килеш китеп баруы бигрәк аяныч» Дилә Нигъмәтуллинадан кайгылы хәбәр
Җырчы Дилә Нигъмәтуллина начар хәбәр белән бүлешә.
Киленнәренең (абыйсы Булат Нигъмәтуллинның хатыны) якын кешесе вафат булган.
«Бүген мин сезне туган көнемдәге атмосферага алып кермәкче идем. Фото-видеолар белән бүлешмәкче булдым…
Әмма бүген бик кайгылы хәбәрләр килде… Безнең киленнең якын кешесе вафат булды… Ишеткәч, калтырап чыктым… 45 кенә туласы иде…
Бу якты дөньядан якын кешеләрнең япь-яшь килеш китеп баруы бигрәк аяныч.
Үз-үзеңне саклап яшәргә кирәк икәнлеген Аллаһы Тәгалә безгә тагын ничек җиткерергә тиеш икән?
Тормыш артыннан куып, күп очракта, балансны югалтып, сәламәтлек турында онытабыз. Бу – бигрәк тә ир кешеләргә кагыла», – дип язды артист үзенең сәхифәсендә.
Фото: freepik
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев