Җырчы Гөлназ Асаева авариягә эләккәннән соң беренче концертын куячак.
Фото: социаль челтәрләрдән
Ул моңа кадәр булган концертларының барысын да күчергән иде.
«Дуслар, 10 март көнне Туймазыда концерт була. Җыелган акчалардан юл һәлакәтендә зыян күргән пассажирларга ярдәм күрсәтеләчәк. Аңлавыгызны үтенәм, бу минем эшем», – дип язды бу хакта Гөлназ үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә.
Нет комментариев